«Ракетадан айга кадәр»: уен программасы (0+)
12 апрель, Космонавтика көнендә, мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Ракетадан айга кадәр» дигән бәйге-уен программасы үткәрде. Балалар китапханәче белән берлектә тылсымлы космос дөньясына кереп чумды, аны үзләштерү тарихы белән танышты. Шулай ук беренче космонавт Ю.А.Гагаринның тормыш юлыннан кызыклы һәм яңа фактларны һәм беренче космос геройлары – кеше өчен космоска юл салган Белка һәм Стрелка кушаматлы этләр турында белде. #Поехали! #Мечтыокосмосе #ДеньКосмонавтики |